На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Түбән Кама урамнарын вакытында җыештыру өчен 65 машина йөртүче кирәк

Түбән Кама урамнарны вакытында җыештыру өчен 65 машина йөртүче җитми. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама шәһәр һәм район юлларын карап тоту өчен җаваплы предприятиеләрнең автопаркында кышкы чорда урамнарны җыештыру өчен 185 берәмлек техника исәпләнә. Кар җыю техникасы тәүлек буе эшләячәк.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә район башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык, инфраструктура һәм экология буенча урынбасары Максим Парамонов җиткерде.

77 берәмлек техника «комплекслы төзекләндерү предприятиесе» МУП балансында тора, ә шәһәр урамнарының торышы өчен 49 эшче һәм 53 машина йөртүче җавап бирә. Парамонов билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләр җитмәү элеккечә кискен проблема булып кала.

«Ике сменалы график нигезендә тәүлек буе эшләүне тәэмин итү өчен автотранспорт идарәсенә өстәмә 65 эшче, шулай ук төзекләндерү идарәсенә 47 эшче кирәк», - дип уртаклашты ул.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин ассызыклаганча, шәһәр чираттагы тапкыр өстәмә чыгымнар исәбенә кадрлар җәлеп итү предприятиесенә ярдәм итәчәк. «Машина йөртүче-механизаторлар саны бездә булган техника саныннан да азрак», – диде ул.

Моннан тыш, 52 берәмлек техника торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә әзерләнгән, 30 берәмлек – авыл җирлекләре карамагында, 26 берәмлек – «Татавтодор» АҖ автопаркында.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх