На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана

Якын көннәрдә Татарстанда бик җылы һава торышы көтелә, әмма киләсе атна башында температураның төшүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, 22 ноябрьдә термометр баганасы төнлә -3..+2 градус, көндез +1.. +4 градус күрсәтәчәк.

Көнбатышта көндез яңгыр, аннары җепшек кар явуы ихтимал. Җомга һәм шимбә көннәрендә төбәктә көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр, 22 ноябрьдә урыны белән 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

23 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганасы -1..+2 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез +1..+6 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була.

24 ноябрьдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил тизлеге секундына 17-22 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы -2 ..+ 3 градус, ә көндез, алдагы тәүлектәге кебек үк, +1..+6 градус көтелә.

Алдагы атна башында температураның түбәнәюе фаразлана: төнлә -1..-6 градус һәм көндез +2..-2 градуска кадәр. 25 ноябрьдә бераз җепшек кар яварга мөмкин, 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх