Мөслимдә капиталь ремонттан соң элеккеге редакция бинасы янәдән кулланышка тапшырылды. Күпфункцияле бинаны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
Заманча итеп ремонт үткәрелгән һәм яңартылган бинада мировой суд, суд приставлары, тикшерү комитеты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсе эшләячәк.
Күпфункцияле бинаны тантаналы ачу чарасында ремонт эшләрен башкарган «Таткоммунжилсервис» төзү оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов тә бар иде.
Свежие комментарии