На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

«Безнекеләр» программасында «Казан» хәрбиләренең яралыларны коткаруы хакында сөйләделәр

Бүген «Россия 1» каналында «Безнекеләр» программасы эфирга чыкты, анда Казан танк училищесын тәмамлаучылар, «Казан» батальоны хәрбиләре, ТР буенча «Гуманитар инициативалар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова һ.б. катнашты.

Программада катнашучылар алгы сызыктагы тарихлар белән уртаклашты, сугыш хәрәкәтләре зонасында үз тәҗрибәләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар, битараф булмаган гражданнар тарафыннан ярдәм күрсәтү хакында сөйләде.

«Казан» батальоны хәрбиләре коткарган «Мастер» кушаматлы Дмитрий Матюнин чыгарылышның беренче герое булды. Хезмәттәше Фаил Кадырбирдиев белән бергә аңа FPV-дрон һөҗүм иткән.

«Без күкне даими күзәттек, әмма берни дә күрмәдек. Кинәт шартлау яңгырады. Без ут капкан машинадан сикереп төшеп калдык. Фаил контузия алды, мин яраландым. Һәм без җәяү киттек», - дип сөйләде ул.

«Мастер» җитди яралануын шунда ук аңламаган, әмма кайсыдыр мизгелдә иптәшен тоткарлавын сизгән һәм алга таба үзе генә баруын сораган. Фаил Россия хәрбиләре урнашкан урынга җитеп, аларны ярдәмгә чакырган. Бу «Казан» батальоны хәрбиләре - «Казан», «Батыр», «Егерь» һәм «Рамил» булып чыккан.

Аларның студиягә килүе Дмитрий өчен көтелмәгән бүләк булды.

«Бу урында иртәдән үк тыныч түгел иде, без дошман һөҗүме астында эвакуация үткәрдек», - диде хәрбиләр.

Солдатлар яралыларга беренче ярдәм күрсәткән һәм аларны госпитальгә китергән.

Ссылка на первоисточник
наверх