На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Путин: Россия НАТО илләре белән, алар әзер булса, иминлек хакында фикер алышырга әзер

Россия Европа берлегенә һәм НАТОга керүче илләр белән Евразиядә тигез һәм бүленми торган иминлек мәсьәләләрен карарга әзер, әмма алар үзләре дә моңа әзер булган очракта гына. РФ Президенты Владимир Путин Саклану, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Федераль иминлек хезмәте, Федераль сак хезмәте һәм Росгвардиянең югары хәрби уку йортларын, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Россия эзлекле рәвештә планетада тотрыклылыкны ныгыту, гадел һәм демократик күп поляр дөнья төзелеше өчен чыгыш ясый», - дип искәртте Путин.

Ул күптән түгел Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда Евразиядә тигез һәм бүленми торган иминлек мәсьәләсенә үз карашын белдерүен билгеләп үтте. Президент искәрткәнчә, Россия Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, БДБ, Евразия икътисади берлеге, БРИКС һ.б. берләшмәләр буенча коллегалар, «шул исәптән Европа берлеге һәм НАТОга керүче дәүләтләр белән» төп мәсьәләләр хакында фикер алышырга әзер.

«Әлбәттә, алар моңа әзер булган очракта», - дип өстәде Путин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх