10-15 сентябрьдә Россиянең дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә Казанның иң борынгы театры – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Гастрольләр 9 тапкыр «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителгән «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле белән 10 сентябрьдә ачып җибәреләчәк.

Шулай ук Камал театры «Бию пәрие» музыкаль комедиясен, «Санаулы кичләр» һәм легендар «Зәңгәр шәл» спектакльләрен, «Көзге кайтаваз» комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк.

Гастрольләр 15 сентябрьдә «Ситса туй» спектакле белән тәмамланачак.

Спектакльләрнең барысы да рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә куелачак.
Камал театры гастрольләр белән Мәскәүгә бара
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии