На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Татарстанга волонтерлыкны үстерү өчен 6 миллион сумнан артык акча биреләчәк

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык («Росмолодёжь») оештырган «Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсында Татарстан алтынчы ел рәттән җиңүчеләр исемлегенә керде. Быел республикага волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә 6 миллион сумнан артык акча биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.

«Бүгенге көндә Татарстанда 182 меңнән артык волонтер исәпләнә, 22 игелек үзәге эшли, 12 волонтерлык юнәлеше үз эшчәнлеген алып бара. Татарстандагы волонтерлык эшчәнлегенең илдә иң яхшыларның берсе булуы белән горурланабыз. Федераль конкурсның нәтиҗәләре – моңа дәлил», — ди ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков.

Җиңү ярдәмендә өстәмә финанслау җәлеп ителәчәк, бу әлеге юнәлештә тагын да күбрәк волонтерларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде министр.

Акчалар 2025 елда Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү дәүләт программасы составында Волонтерлыкны үстерү буенча төбәк проектын көчәйтүгә юнәлдереләчәк.

Конкурсның биш елында – 2019 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда волонтерлык өлкәсендә иң яхшы төбәк практикаларын гамәлгә ашыруга 40 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. «Игелекле эшләр төбәге» РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында уза.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх