На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Владимир
И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
• Александр Пятнистый
так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
• Владимир Рогожин
Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйладылар

Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел 71 ишегалды төзекләндерелә. Шуның 8е яңа шәһәрнең 39нчы бистәсендә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Үзәк районда төзекләндерү эшләре барышын район башлыгы Эдуард Фәттахов даими контрольдә тота.

Ул үзенең чыгышында район халкының хезмәт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте. Төзүчеләрне пылау, пироглар белән сыйлау матур гадәткә әйләнеп баруын искәртте.

«Төзүчеләр бик тырышып эшли. Тиздән 39/06 йорты ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә эскәмияләр, заманча балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр һәм инвалидлар өчен җайлы, якты юллар барлыкка киләчәк. Төзүчеләр биредә яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып эшли. Актив шәһәрдәшләр тырышлыгы белән аларны тәмле пылау, чәкчәк, пироглар белән сыйлыйбыз. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бәйрәм дә уздырабыз», – диде «39нчы комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова.

Төзүчеләрнең эшен карарга башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов «Безнең ишегалды» программасы өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт әйтте. Төзүчеләргә дә хөрмәтен белдерде. «Мин үзем дә асфальт җәйгән кеше. Бу кызуда бу эшнең авырлыгын беләм. Чаллы халкы да төзүчеләрнең хезмәтен аңлый. Сезне тәмле итеп төшке аш белән сыйлыйлар. Актив шәһәрдәшләргә, төзүчеләргә рәхмәт», – диде ул.

Ул тракторчы Зөлфәт Сәлаховка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх