На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Композитор Миләүшә Хәйруллина: Татар музыкасының үсеше аерым-аерым шәхесләрдән торачак

Республика көнендә «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале кысаларында «Татар музыкасы үсеше юнәлешләре» дигән лекторий узды. Композитор, халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина татар музыкасының алга таба үсешенә карата үз фикерләрен белдерде.

Татар музыкасының үсеше аерым-аерым шәхесләрдән торачак, минемчә.

Аллаһка шөкер, алар бар. Ярдәм күрсәтү, теләктәшлек белдерү ХХ гасырның беренче яртысында гына – Союз формалашканда булгандыр. Милли музыка кайдан барлыкка килгән, дигәндә, СССР һәр халыкның үз йөзе бар, дигәнне әйтәсе килгән. Бу өстән йөкләнелгән зур эш булган. Хәзер бу эш юк. Һәрберебезнең ниндидер омтылышларыннан бездән соң нәрсә дә булса кала алыр дип уйлыйм.

Көнләшү һәм үз эчеңдәге мәгънәсез уйларны читкә ташлап, максималь рәвештә эшчәнлекне көчәйтеп җибәрү өчен берләшергә кирәк. Үзара ярдәмләшеп эшләсәк кенә югары дәрәҗәдә тора алачакбыз.

Архивларны да формалаштыру мөһим. Бездә бит билгеле бер тәртиптә бердәм тупланган ноталар базасы юк. Моны эшләргә теләгән кешеләр бармак белән генә санарлык, әмма, үзебезгә эшләргә туры киләчәк, ди ул.

Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • «ДәртФест 2024»: Татар киемнәре һәм музыкасы үсеше, мода күрсәтү, иҗат турында сөйләшү

 

Ссылка на первоисточник
наверх