На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Башкортстанда Роберт Миңнуллин музее һәм бюсты 23 августта ачыла

Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мемориаль музее 23 августта ачылачак.

«Шәммәт авылы клубына капиталь ремонт үткәрелде. Клуб алдында Роберт Миңнуллинның бюсты да ачылачак. Мемориаль музей да биредә урнашкан», – диде Роберт Миңнуллинның энесе, әдәбият галиме Ким Миңнуллин.

Шәммәт авылында клуб һәм Роберт Миңнуллинның мемориаль музее, клуб алдында шагыйрьнең бюсты ачылу уңаеннан Башкортстан һәм Татарстан ягыннан хөрмәтле кунаклар килүе көтелә.

Үзгәрешләр килеп чыкмаса, ачылу вакыты Башкортстан вакыты белән 11.00 сәгатькә билгеләнгән.

  • Илеш районы Шәммәт авыл клубында «Мәдәният» милли проекты кысаларында реновация юнәлешендә капиталь ремонт һәм тирә-ягын матурлау эшләре башкарылган.
  • Халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. 2020 елның 27 мартында вафат булды.
  • Роберт Миңнуллинның бюстын ул яшәгән йортка мемориаль тактаны ясаган скульптор Тимофей Тюрин иҗат иткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх