На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Данис Шакиров Ришат Гыйззәтуллин белән Сургут шәһәрендә милли чаралар буенча фикер алышты

1 июльдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Гыйззәтуллин белән очрашты. Ришат Ринад улы 2024 елдан башлап әлеге оешманы җитәкли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Сургут шәһәрендә милли чаралар оештыру буенча фикер алышу булды.

Киләчәктә шәһәрдә Сабантуй бәйрәменнән тыш, татар теле курслары, Татар мәдәнияте көннәре кебек чараларга да игътибар бирү, татар яшьләре, татар хатын-кызлары хәрәкәте, татар эшмәкәрләре белән бердәм проектлар булдыру кирәклеге турында сөйләштеләр. Үз чиратында Данис Шакиров регионнарда милли проектлар оештыруда Татар конгрессының һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.

Бүгенге көндә Ханты – Манси автономияле округы - Юграда 80 мең татар яши, шуларның 15 меңе Сургут шәһәрендә гомер итә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх