Свердловск өлкәсе Октябрьский бистәсендә «Нур» мәчетенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Округ башлыгы Дмитрий Нисковских, Урал мөхтәсибәте рәисе Артур хәзрәт Мөхетдинов мөһим вакыйга белән котларга килде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
киңәшчесе Фәвия Сафиуллина чарага килүчеләрне Татарстанның өлкәдәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов исеменнән котлады һәм халыкның рухи үсешенең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Нур» мөселманнарның дини оешмасы рәисе, мәчет төзү инициаторы Хәкимҗан хәзрәт Хәкимов халыкны шулай ук мәчетнең юбилее белән котлады, бу вакытта гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйләде. Аннары күмәк намаз укыдылар һәм бәйрәм табыны артына җыелдылар.
Октябрьский мәчете 2004 елда төзелде. Төзелештә имам Хәкимҗан Шәрипов актив катнашты. Аның сүзләренчә, төзелеш 7 ел барган, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии