На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Аксубайда «Герой атасы» күргәзмәсе ачылды

Аксубай районы үзәгендә уллары махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәгән әтиләргә багышланган «Герой атасы» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Бу күргәзмә бөтен республика буенча уза, һәм аның максаты — беркемнең дә онытылмавын искәртү. Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә зур рәхмәт.

Алар турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк», – дип мөрәҗәгать итте әти-әниләргә һәм район кешеләренә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.

Чара барышында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына медальләр тапшырды: Светлана Ксенофонтовага — улы Андрей Ксенофонтов өчен «Батырлык өчен» медален, Венера Хәммәдиевага — «Махсус хәрби операциядә катнашучысы» медален һәм «Хәрби туганлыкны ныгыту өчен» медален, Ләйсән Хөснетдиновага — ире Айрат Хөснетдинов өчен «Батырлык» орденын.

Православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев геройларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. «Безнең һәркайсыбыз үз көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Геройларның якыннарына һәм туганнарына бу авырлыкларны күтәрергә сабырлыклар телим», – дип билгеләп үтте ул.

«Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Татьяна Крайнова күргәзмәне булдыру фикере турында сөйләде.

Үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов улларын югалткан әти-әниләргә тирән ихтирам хисләрен белдерде.

Күргәзмә безнең районда 21 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх