Кукмара районы газетасы быел 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. 1930 елның 14 сентябрендә газетаның беренче саны «Колхоз, алга!» исеме белән халыкка тарала. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.
Быелгы 2025 ел мөһим даталарга бай. Май аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтсәк, 10 августта — Кукмара районы оешуга, ә 14 сентябрьдә район газетасы чыга башлауга 95 ел тула.
Район газетасы ул — район елъязмасы. 1930 елда Кукмара районы оешкач, типография ачыла. Редакция коллективын туплау, аның матди базасын булдыру эшләре башлана. Шул ук елның 14 сентябрендә газетаның беренче саны «Колхоз, алга!» исеме белән халыкка тарала. 1939 елда «Большевик» дип үзгәртелсә, соңрак «Кызыл Кукмара», «Коммунизм таңы» исемнәре белән чыгарыла. 1965 елның 14 апреленнән район газетасы «Хезмәт даны» исеме белән атала.
Газетаның 95 еллыгы — редакция хезмәткәре өчен генә түгел, ә районда яшәүчеләр өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки һәркемнең тормышы, кечкенә генә булса да мизгеле газета битләре белән бәйле. 95 еллык тарихы булган газета район хакимияте сәясәтен таратучы, аның халык белән арадашчысы булып тора. Газета ул — халык белән хакимият арасындагы күпер. 95 ел дәвамында ул район җирлеге, аның халкы турында яза.
Свежие комментарии