На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Прекратите ОСКОРБЛЯТЬ СЛУХ этой "Х"... ОБЩАЙТЕСЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... ( осто-..бли)...Миләүшә Хәйруллин...
  • Александр Пятнистый
    Ваш старший брат идет против вас, и против младшего брата- это гражданская война...он покрывает преступные действия с...Рөстәм Миңнеханов...
  • Елена Таюрская
    это что такое? в России пишите на русскомКамал театрында җ...

Спектакль һәм Яңа ел концерты: Түбән Камада «Курше фест»ның икенче чарасы узды

Түбән Камада бүген «Кышкы күңел ачулар» – «Курше фест» кышкы фестивале кысаларында оештырылган икенче чара узды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.

Бәйрәм Татар драма театры каршындагы мәйданда узды. Җыелучыларны Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина сәламләде. Ул барысын да Яңа ел һәм Раштуа белән котлады.

Түбән Кама башлыгы урынбасары балаларга һәм зурларга яхшы ял итүләрен, күңел ачуларын һәм көч җыюларын теләде. «Яңа ел шундый тату, җылы, дусларча атмосферада узсын», – диде ул.

Бәйрәмнең төп мизгеле «Ананас» урам театры тәкъдим иткән бер сәгатьлек «Раштуа йолдызы» спектакле булды. Әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы барысын да уеннар, биюләр һәм күңелле конкурсларга җәлеп итте.

Бәйрәм кунакларын бушлай тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Түбән Каманың иң актив кешеләре, шул исәптән 12нче һәм 13нче микрорайоннарындагы йортлардагы өлкән кешеләр Яңа елга бизәлгән подъездлар һәм ишегаллары өчен дипломнар һәм бүләкләр алды. Тантана кысаларында барлыгы 82 кешегә диплом тапшырылды.

Бәйрәм Яңа ел концерты белән тәмамланды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх