Чирмешән районына эш сәфәре белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм аның беренче урынбасары Андрей Поминов килеп китте, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» газетасы.
Аларны район башлыгы Рамил Айбатов озатып йөрде. Кунаклар Чирмешән аграр техникумы белгечләре һәм студентлары белән очрашты, уку йортының техник базасы белән таныштылар.
1 нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында да булдылар.«Техникумның техник базасы бай, студентларга практик дәресләр уздыру өчен барлык шартлар да бар, тик алар тулы куәтенә файдаланылмый сыман, уку йортына күбрәк студентлар җәлеп итәргә кирәк. Түләүле төркемнәр ачып, бюджеттан тыш керем алу юлларын эзләү дә зарур», – диде Илсур Һадиуллин.
Күрше авыллардан, чит районнардан килеп укучы студентларга тулай торак кирәк, әңгәмә барышында бу проблема да күтәрелде. Аларның кайберләре фатирда торса, күпчелеге һәр көнне авылларына кайтып йөрергә мәҗбүр, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии