Блогер, журналист, «Бәллүр каләм – 2025» бәйгесенең «популяр блогер» номинациясендә җиңү яулаган Фәгыйлә Шакирова «Татар-информ»га фикерләре белән уртаклашты.
«Аллаһы Тәгалә миңа шундый бүләк ясады: мин быел «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңдем. Бу минем генә түгел, бик күп сандагы тыңлаучыларым, язылучыларымның да җиңүе.
Канәгатьлек хисләре кичерәм. «Лаеклы җиңүең», – дип яныма килеп әйтүчеләр булды. 2020 елда бу конкурста махсус номинациягә лаек булган идем, ләкин аның акчалата бүләге булмады. Биш ел дәвамында блогерлык эшен дәвам иттем. Шуннан соң бәйгегә «популяр блогер» номинациясе өстәлгәч, мин үземне башка блогерлар белән сынап карарга булдым. Хәзер исә мине күпләр таный, белә. Бу – тир түгеп хезмәт куйган нәтиҗәм», – дип сөйләде блогер.Ул блогерлык хезмәтен җиңел түгел дип бәяләде. «Якшәмбе иртүк торып Болгар шәһәренә – «Болгар җыены»на бардым. Төнлә кайттым, йокламадым: телефонымны тотып монтаж ясадым. Төшергән һәм монтажланган видеоязмаларны социаль челтәрләргә куеп, халыкның шәрехләүләрен, статистиканы күргәннән соң гына канәгать калам», – диде Фәгыйлә Шакирова.
«Хәзер инде «ВКонтакте», «Rutube» кебек видеохостингларда каналлар, төркемнәр алып барам. «ВКонтакте»да гына да биш төркем алып барам. Алай гына түгел, башка мәйданчыкларда да эшемне дәвам итәм. Татар блогерларына җиңел түгел, чөнки алда әйтеп үткән социаль челтәрләрдә халыкны туплау рус телле блогерларга караганда 10-20 тапкырга авыррак, бик күп көч сорый. Халыкны җәлеп итәр өчен нинди постлар куярга, нинди геройлар күрсәтергә? Шул турыда алдан уйлап эшлибез», – диде блогер.
Фәгыйлә Шакирова тукталып калырга җыенмавын әйтте. «Татар журналистларыннан миннән соң кем килер, эшемне кем дәвам итәр? Хәзерге вакытта шәкертләрем бар. Кая барсам да, алар минем белән бер дулкында: «Синнән өйрәнәсебез килә», – диләр. Шулай, болай эшләгез, дип тә әйтмим. Бергәләп интервьюлар алабыз, репортажларга барабыз. Яшьләр минем эшләү алымнарымны үзләштереп, уңышларга ирешәләр. Көнләшү хисе бөтенләй юк», – дип аңлатты ул.
Ул блогер булырга теләүчеләргә киңәшен дә бирде. «Тукталып калмагыз. Реклама гына ясыйм дип, үз юлыгыздан тайпылмагыз. Без, блогер-журналистлар, халыкка хезмәт итәбез. Бездән соң сокланып карарлык видеоязмалар калырга тиеш. Яшьләрнең миңа тартылуын да бик уңай күренеш итеп күрәм. Пенсиягә чыккач та, яшь блогерлар белән бергә эшләрбез дип өметләнәм», – диде Фәгыйлә Шакирова.
«Татмедиа» җитәкчеләренә – Айдар Сәлимгәрәевка, Шамил Садыйковка рәхмәтлемен. Алар Матбугат көнен халыкка журналистлар бәйрәме буларак халыкка кайтара алды. Алар икесе дә журналист булып эшләгән шәхесләр һәм алар белән бер тандемда эшли», – диде блогер.
Свежие комментарии