Казан 2025 елда очышларга ихтыяҗ арткан Россия шәһәрләре исемлегенә керде. ТР башкаласыннан тыш, бу исемлектә Горно-Алтайск, Благовещенск, Улан-Удэ, Владивосток, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Чиләбе, Волгоград һәм Красноярск бар. Шулай ук очышларга ихтыяҗ Калининград өлкәсенә арткан, дип яза «Известия».
Шул ук вакытта Сочи, Минераль Сулар, Петрозаводск, Иркутск, Пермь, Чита, Төмән, Кемерово, Барнаул һәм Новокузнецк шәһәрләренә очышларга ихтыяҗ, киресенчә, кимегән, дип раслый аналитиклар.
Шулай ук барлык санап үтелгән шәһәрләрдә күчемсез милек арендасы кыйммәтләнгән. Барыннан да бигрәк Благовещенск, Калининград, Түбән Новгород, Петрозаводскта бәяләр арткан. Бәяләрнең иң «тыйнак» үсешен Иркутск, Төмән, Кемерово һәм Мурманскта теркәгәннәр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии