Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Айрат Кашапов 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашты. Актаныш спортчысы 60 кг үлчәү авырлыгында республика данын яклады һәм бөтен көндәшләрен җиңеп, «Россия чемпионы» исемен яулады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Спортчының тренеры - Әнис Садри.
«Айрат, сине зур уңышың белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез», – диелгән хәбәрдә.
Свежие комментарии