На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

Чирмешәндә педагог һәм рәссам Фәйзелхак Вилдановның шәхси күргәзмәсе ачылды

Чирмешән районы үзәк китапханәсендә биредә туып-үскән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог һәм рәссам Фәйзелхак Вилдановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Районга төбәкара пленэр-симпозиумга илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарның да булуы әлеге чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.

Коллегаларының бәясе, аларның фикерен ишетү белгеч өчен - аеруча тансык. Ул үзе дә бу пленэрларда катнаша.

«Фәйзелхак Габделхак улын күптән белсәм дә, картиналарын күргәнем юк иде, аның иҗаты белән танышу - безгә зур мәртәбә. Аның эшләре тирәнлеге һәм ихласлыгы белән таң калдыра, аларда кече ватанга, тарихыбызга чын мәхәббәт сизелә», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Экспозициядә останың 20дән күбрәк эше тәкъдим ителгән: пейзажлардан алып, татар халыкының тарихын, легенда, бәет, әкиятләрен чагылдырган иллюстрацияләрне дә, портрет та күрергә була. Кунаклар татар халкының гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә багышланган картиналар сериясе белән дә кызыксындылар.

-Лениногорск шәһәрендәге музыка-сәнгать педагогика училищесында укыганда ук картиналар ясый идем. Дөрес, нефть тармагына эшкә киткәч, пумала, буяулардан аерылып торырга да туры килде, - дип сөйләде Иске Үтәмештә туып үскән, хәзер район үзәгендә яшәүче оста. – Барысы да үземдә булмаса да 100ләп картина ясадым. Соңгы 20 елда, район балалар сәнгать мәктәбендә эшләгәндә, күбрәк иҗат иттем. Өйдә үземнең эш остаханәсе бар. Мин карап түгел, ә башымда уйлап, күзаллап ясарга гадәтләнгән.

Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да катнашты.

Ул Фәйзелхак Вилдановка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Районыбызда шундый талантлы кеше яшәве - безнең өчен горурлык. Һәр картина эчендә ниндидер сер яши сыман.Иҗади уңышлар телим», - диде Наталья Васильевна.

Күргәзмәгә рәссамның классташлары, курсташлары, хезмәттәшләре, укучылары, туганнары да килгән иде. Алар һәр картинаны җентекләп карап, үз фикерләрен әйтте.

«Күргәзмә оештыру хакында күптән уйлап йөргән идем, монысы чынга ашты. Тагын бер хыялым – Чирмешәндә галерея булдыру», - дип уй-теләкләре белән уртаклашты рәссам.

Китапханәдәге күргәзмә әле эшләячәк. Теләге булган һәркем останың эшләрен бирегә килеп күрә ала.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх