На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстанда быел 8 млн сумга 10 фильм төшерү планлаштырыла

Татарстанда быел кино төшерүнең тематик планы билгеләнгән.

«Мәдәният министрлыгы 2025 елда 10 фильм төшерергә ярдәм күрсәтергә планлаштыра. Әлеге максатларда 8 млн сум акча каралган», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Конкурста республиканың коммерцияле булмаган оешмалары катнаша ала.

Җиңүчеләр кино төшерүнең тулы циклы өчен субсидия алалар.

2025 елгы юбилей даталары: Василий Качалов (тууына 150 ел), Салих Сәйдәшев (тууына 125 ел), Хәсән Туфан (тууына 125 ел), Азат Аббасов (тууына 100 ел), Алмаз Монасыпов (тууына 100 ел), Сөләйман Йосыпов (тууына 100 ел), Илһам Шакиров (тууына 90 ел), Туфан Миңнуллин (тууына 90 ел) һ.б.

  • Юл хәрәкәте иминлеге турында кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум;
  • «Һади Атласи. Сәясәтче, тарихчы, дин белгече» – Һади Атласиның тууына 100 еллыгына багышланган кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум;
  • «Минем сәнгатьтәге тормышым» альманахы – Татарстанның танылган мәнгать әһелләре юбилейларына багышланган документаль новеллалар - кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум;
  • Россия хәрбиләренә багышланган фильм – махсус хәрби операциягә катнашучыларга багышланган кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум;
  • Габдулла Тукайның тууына 140 еллык уңаеннан аның әсәрләре буенча тулы метражлы нәфис фильм - 2000,0 мең сум;
  • Бөек татар җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 еллыкка багышланган тулы метражлы документаль фильм - 1000,0 мең сум;
  • «Ватан каһарманнары» – Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларны, заман героен популярлаштыруга, Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән фильм — тулы метражлы документаль фильм - 1000,0 мең сум;
  • Шагыйрьнең тууына 120 еллык уңаеннан Муса Җәлил әсәре буенча анимацион кино - 1000,0 мең сум;
  • Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас объектларының фильм-демонстрациясе — кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум;
  • «Татарстан халыкларының тарихы, мәдәният турында мәгълүмат чыганагы буларак, борынгы эпитафияләр» — кыска метражлы документаль фильм - 500,0 мең сум.
Ссылка на первоисточник
наверх