Димитровград шәһәренең Г.Ф.Полнов исемендәге 9нчы урта мәктәбе укучысы Рифат Әхмәтҗанов әдәбият буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100 баллга тапшырган. Әлеге имтихан аңа филология факультетына керергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.
«Әдәбият, беренче чиратта, аңларга, уйларга һәм анализ ясарга өйрәтә, хәзерге заманда аеруча кирәкле булган сыйфатлар бу.
Имтиханга әзерләнүдә ярдәмнәре өчен «Алые паруса» үзәге педагогларына һәм үземнең әдәбият укытучысына зур рәхмәт. 100 балл җыю өчен фәнне чын ихластан яратырга, һәрбер мәгълүматны гаҗәеп ачыш буларак кабул итә белергә кирәк, бары тик шул рәвешле генә имтиханга әзерләнү процессы кызыклы һәм мавыктыргыч булачак»,- диде Рифат Әхмәтҗанов.
Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии