2024 елның ноябренә булган мәгълүматларга караганда, арендалап тору өчен иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирлар Казанның Вахит районында. Бу районда мондый күчемсез милекне арендалау бәясе 38,3 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га ЦИАН аналитиклары хәбәр итте.
Яңа Савин һәм Совет районнарында шулай ук бер бүлмәле фатир арендалау бераз арзангарак төшә – 34,1 мең һәм 33 меңгә.
Аннан соң рейтингта Идел буе (32,1 мең), Киров (31,8 мең), Мәскәү (28,4 мең) һәм Авиатөзелеш (26,2 мең) районнары урнашкан.Ике бүлмәле фатир арендалауга килгәндә, иң югары бәяле районнар өчлегендә беренче урынны Вахитов районы (60,6 мең), икенче урынны Яңа Савин районы (52 мең), ә өченче урынны Киров районы (49,2 мең) яулады. Бишлеккә шулай ук Совет (43,2 мең) һәм Идел буе (41,5 мең) районнары керә. Рейтингны Мәскәү (35,8 мең) һәм Авиатөзелеш (30,2 мең) районнары йомгаклый.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда торак арендалау бәяләре артты. Өстәвенә, арендага бирелә торган фатирларга ихтыяҗ арту дәвам итә, чөнки Татарстан башкаласында күчемсез милек бик кыйммәт тора, ә ипотека «үлде» диярлек. Казанда арендага бирелә торган торак базарындагы вазгыять һәм киләчәктә булачак бәяләр турында «Татар-информ» материалында укыгыз.
Свежие комментарии