На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Актанышның Бикчәнтәй авылы гаиләсе район инвалидлар оешмасына күчтәнәчкә бал китергән

Актаныш районы Бикчәнтәй авылында яшәүче Нәбиевләр гаиләсе район инвалидлар оешмасына күчтәнәчкә бал китергән. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Бикчәнтәй авылында яшәүче Зинира һәм Раян Нәбиевлар район инвалидлар оешмасына 13 литр бал алып килеп тапшырган. Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага «сәламәтлеккә туймаган райондашларыбызга бирерсез, безнең күчтәнәчтән авыз итсеннәр!» - дип изге ниятләрен дә җиткергәннәр.

«Ел дәвамында район авылларында яшәүче инвалидларның хәлен белеп, яшәү шартлары белән танышып торабыз. Менә шунда буш кул белән барып кермим, умартачыларыбыз алып килгән балны күчтәнәч итеп тапшырам. Райондашларыбыз бик сөенеп кабул итә, рәхмәт укыйлар. Раян Мәхәсим улы белән Зинира Мәхиян кызы 13 литр балны ярты литрлы банкаларга тутырып китерделәр, 20 банка булды ул. Бик зур рәхмәт аларга, алга таба да яратып башкарган эшләре тормышларына бәрәкәт китерсен»,- диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх