Махсус хәрби операция зонасына Аксубай районыннан 28нче гуманитар ярдәм кәрванын алып барып тапшырдылар. Бу юлы аны якташлар – Александр Убейкин җитәкчелегендә Алексей Макаров, Роман Сулейманкин, Андрей Золин, Михаил Маклаков, Илшат Минсафин илтә барды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Гуманитар ярдәм район халкы тарафыннан ашыгыч рәвештә җыелды, чөнки солдатлар ярдәмне алдан сорадылар һәм һәр үтенечне волонтер ир-атлар да, хатын-кызлар да үтәргә тырышты.
Узган атнаның чәршәмбе кичендә гуманитар ярдәм төялде, аны озатуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов рәислегендә район җитәкчелеге – җитәкче урынбасары Станислав Зайцев, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы да алар кәрван йөртүчеләрне хәерле юл теләп озаттылар.
Өч машинаны төяү өчен сәгать ярым вакыт китте. Фронтка мотоцикл, «Нива» автомобиле озатылды. Махсус хәрби операция зонасында хәзер дымлы һава торышы. Хәрбиләргә җылынырга һәм киемнәрен киптерергә кирәк.
Волонтерлар якташларга генератор, (телефоннарын заряжать итү һәм махсус элемтә өчен), мунча миче, төзелеш материаллары, җылы әйберләр, һәрвакыт кирәкле булган окоп шәмнәре, шәхси посылкалар, маскировкалау челтәрләре, туганнарыннан посылкалар алып барды. «Булат» БПЛА детекторы да, аңа шәхси хәбәр урнаштыру җайланмасы да алып бардылар.
Өч машина шыгрым тулды. Һәрвакыт солдатның кечкенә генә үтенече турында да онытмаган волонтерларга гаҗәпләнәм. Алар Донбасска кадәр юлның меңнәрчә чакрым булуын, ә ярдәм кәрваннарының анда атна саен бармавын аңлап эшли.
Свежие комментарии