Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 1,8 мең квадрат метр мәйданда иске автомобиль покрышкалары чүплеген тапканнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Түбән Кама шәһәре порталы.
Чүплек урнашкан участок «Хим Интех» җәмгыятенеке.
Компания адресына Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү чыгарды.
Свежие комментарии