На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданины Миңниса Мифтах кызы Сабирова үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Миңниса Мифтах кызы Сабирова үзенең һөнәри эшчәнлеген хисапчы булып башлый. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә: 1943 елда, нибары 18 яшендә, ул фронтка алына.

1945 елның маенда көтеп алынган Җиңү вакытында Миңниса Мифтах кызына 20 яшь тула. Сугыш тәмамланганнан соң ул өенә кайта, бухгалтерлык курсларын тәмамлап белем ала һәм күп еллар бухгалтер һәм ревизор булып эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән котлауларны район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Тамара Черемисина һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев тапшырды.

Алар рәхмәт сүзләрен, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде, шулай ук батырлык үрнәге булганы өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх