Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышы кысаларында оештырылган цифрлы инновацион проектлар күргәзмәсен карады. Чара Казанның 11 номерлы күп профильле лицее мәйданчыгында узды.
Беренче проект — «Куркынычсыз мәктәп», ул уку йортларының куркынычсызлыгын контрольдә тоту өчен ясалма интеллект технологияләрен кулланып видеоанализ үткәрүне күздә тота.
Мондый система шикле хәлләр килеп чыккан очракта автомат рәвештә сакчыларга сигнал җибәрә.Киләсе стенд буларак автоматлаштырылган төбәк ашыгыч медицина ярдәме системасы тәкъдим ителде. Ул мөрәҗәгатьләрне кабул итү сыйфатын яхшыртырга һәм зыян күрүчеләрнең бригаданы көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Система көн саен 3-5 мең мөрәҗәгатьне эшкәртә, ә узган елда исә 1,3 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
Шулай ук экология һәм табигатьтән файдалану тармагының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген, экомониторингны, җир асты байлыкларыннан файдалануны автоматлаштыручы цифрлы платформа күрсәтелде.
Моннан тыш, Миңнехановка үз илебезнең операцион системасына күчү буенча комплекслы сервис, кулланучыларга техник ярдәм күрсәтү һәм укыту белән программа продуктлары, шулай ук кибер тотрыклылык куркынычын интеллектуаль мониторинглау, контрольдә тоту һәм анализлау инструменты һәм яңартылган «Электрон белем бирү» системасы тәкъдим ителде.
Свежие комментарии