На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында россиялеләргә «хәвеф чемоданы» җыярга киңәш иттеләр

Табигый катаклизмнар күзәтелә яки кораллы низаг килеп чыгу ихтималы булган районнарда яшәүче россиялеләргә «хәвеф чемоданы» җыярга кирәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Дөрес итеп комплектлаштырылган «хәвеф чемоданы» кешенең экстремаль шартларда яшәвен тәэмин итә алачак», - диелә хәбәрдә.

Ведомство киңәшләре нигезендә, чемоданда шырпы, радиоалгыч, калорияле азык-төлек, акча һәм документлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен җыелма, беренче чиратта кирәкле әйберләр (аптечка, пычак, фонарь һ.б.), кием-салым булырга тиеш.

Элегрәк Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе татарстанлыларга шторм кисәтүе вакытында иминлек чаралары турында искәрткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх