Россиядә балалы гаиләләр өчен социаль ярдәмнең яңа төре - еллык салым «кешбэгы» кертелә. Сенатор, АСИ эксперты Ольга Епифанова «RT» басмасына биргән интервьюсында аның параметрлары турында сөйләде.
Түләүне алу хокукына ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, аларның җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ия булачак.
Ярдәмне 18 яшьтән кечерәк балаларның ата-аналары да, опекуннары яки попечительләре дә, шулай ук көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентлар да ала алачак.Түләүнең күләме моннан алдагы ел өчен чынлыкта түләнгән физик затлар кеременә салым һәм 6 процентлы ставка буенча исәпләп чыгарылган салым арасындагы аерма буларак исәпләнә.
«Түләүне алучыларның Россиядә эшкә урнашкан булуы һәм ил бюджетына керем салымын түләргә тиешлеге мәҗбүри шарт итеп куела. 2026 елда түләүләрне алу өчен 2025 елда физик затлар кеременә салым түләргә кирәк. Беренче гаризаларны 2026 елда ук күп функцияле үзәккә яки Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән килеп, йә Социаль фондның шәхси кабинеты, яки «Дәүләт хезмәтләре» бердәм порталы аша тапшырырга мөмкин», - дип аңлатты Епифанова.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии