На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мамадыш районы башлыгы ялга кайткан хәрби якташлары белән очрашты

Татарстанның Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташлары белән очрашты.

Башлык үз кабинетында Сартык авылыннан Илнур Зәбировны, Мамадыштан Марат Шиһаповны һәм Сергей Мачуринны кабул итте. Илнур һәм Сергей 2022 елда мобилизацияләнеп фронтка киткән. Марат – офицер, Казан танк училищесында укыган, узган елның җәеннән бирле Донецк Халык Республикасы территориясендә танк взводы белән командалык итә.

Очрашуда хәрбиләр әти-әниләренә һәм гаиләләренә күрсәтелгән даими ярдәм өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

«Без туган шәһәребездәге волонтер Фәнил Гыйззәтуллинга даими гуманитар ярдәм өчен рәхмәтле. Башка районнарга, илнең башка төбәкләренә дә Мамадыш халкыннан үрнәк алу комачауламас иде. Тыл бездәге кебек шундый нык һәм ышанычлы булганда, җиңү безнең якта булачак», – диде очрашуга килгән хәрбиләр.

Вадим Никитин хәрбиләргә үзләрен аямыйча илебез тынычлыгы, иминлеге һәм бөтенлеге өчен Ватан алдында үз бурычларын үтәгән өчен рәхмәт белдерде.

«Без сезнең батырлыклар турында һәрвакыт хәбәрдар. Махсус операция катнашучылары гаиләләренең, якыннарының, туганнарының мәнфәгатьләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак. Бу иң беренче бурыч. Сезнең өйләрегезгә кире әйләнеп кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез. Сез безгә бик кирәк», – диде ул.

Очрашу ахырында һәр хәрби солдат җыелмасы алды. Аңа азык-төлек, беренче чиратта кирәкле товарлар, шәхси гигиена кирәк-яраклары, эчке кием һәм башкалар кергән.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Язма Николай Михайлов ярдәме белән әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх