Ульяновск өлкәсенең «Сембер мирасы» татар яшьләре оешмасы тарафыннан оештырылган «Сембер кызы 2025» конкурсының финал өлеше 20 апрельдә узачак. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Бу көннәрдә бәйгегә әзерлек тулы көченә бара. Өлкә Ак калфак « оешмасы әгъзалары Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә конкурсантларны кул эшләре этабында сынап карады.
Оешма рәисе Кәримә Алиуллина, Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Розалия Рәшит кызы һәм Динә ханым гүзәл затларны калфак чигәргә өйрәтте, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии