Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков барлык россиялеләр өчен отпуск ялын 28 календарь көннән 35 календарь көнгә кадәр озайту турында закон проектын әзерләргә һәм кертергә тели. Бу хакта ул «Абзац» белән әңгәмәдә белдергән.
Новичков фикеренчә, 28 көн эштәге стресстан ял итү өчен бик аз. Депутат хезмәт законнарындагы үзгәрешләр эш графикларын төзүче Хезмәт министрлыгы һәм Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә әзерләнергә тиеш, дип саный.
«28 көнлек отпуск ялы башка тарихи чорда, эш процессы бераз башкачарак булган вакытта исәпләнгән. Хәзер стресс дәрәҗәсе бөтенләй башка... Бүгенге көндә кешегә ял итү өчен кирәкле вакыт – 35 көн», - дигән фикердә Новичков.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии