На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Зеленский конфликтны гадел рәвештә төгәлләү өчен нигез әзерләргә кирәклеген әйтте

Украинага инде 2024 елда ук Россия белән тынычлык төзү өчен база әзерләргә кирәк. Мәскәү белән сөйләшүләр уздырудан даими баш тартуына да карамастан, Владимир Зеленский шундый белдерү ясады.

«Безнең үзгәрешсез максат – конфликтны гадел юл белән инде быел бетерү өчен реаль нигез төзү», – дип яза Зеленский сүзләрен РИА Новости.

Моңа кадәр ул, башка илләр кебек үк Украина да конфликтны чишү буенча киләсе конференциядә Россиянең катнашуын тели дигән иде. Кремльдә вазгыятьне тыныч юл белән хәл итәргә берничә мәртәбә тәкъдим иттеләр, тик Киев хакимиятләре «Мәскәү белән сөйләшү»не тыя торган закон кертте.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин бер тынычлык килешүе тәкъдим иткән иде. Документ буенча, әгәр Киев Россиянең яңа төбәкләреннән (ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре) гаскәрләрен чыгарса, НАТОга керүдән баш тартса, Россия тарафыннан хәрби гамәлләр шул ук мизгелдә туктатылачак.

Зеленский офисында бу тәкъдимнән баш тарттылар. Анда бу инициативаны кабул итеп, Украина субъектлыктан баш тартачак дип белдерделәр.

Ссылка на первоисточник
наверх