Мөслимнең «Татар йорты» ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.
Илдар - Мөслим егете, кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнеп, күп мәртәбә Сабантуй батыры булып калган, республика ярышларында беренче урын яулаган спортчы.
Аның истәлегенә мондый бәйге быел өченче мәртәбә оештырылды.Татарча көрәш өч яшь категориясендә үткәрелде. Бәйгедә Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Норлат, Азнакай районнарыннан 170 спортчы катнашты.
Свежие комментарии