На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе хәрби операциядә гает намазы укыды

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Җамал хәзрәт Гарифуллин махсус хәрби операция зонасында 5нче армия һәм 40нчы диңгез пехотасы бригадасы хәрбиләре белән Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазын үткәрде.

«Мөселман хәрбиләрне бәйрәм намазына җыю әхлакый һәм сугышчан рухны арттыруда зур адым булды.

Бу бигрәк тә хәрби кардәшләребез, илне Көнбатыштагы куркынычлардан саклап, бурычын үтәгән һәм минут саен гомерен куркыныч астына куйган көндә мөһим. Мөселман хәрбиләр тизрәк җиңүгә ирешүне һәм илебез чәчәк атуны теләп күмәк намазга басты. Алар имам белән бергә Туган илнең иминлеге хакына батырларча гомерен корбан иткән хәрби иптәшләре өчен дога кылды», диелә РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәрбиләр Приморье һәм Камчатка краена «Без булган җирдә Җиңү булачак!» дигән сүзләр белән сәлам юллады, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх