На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Татарстанда һава температурасы +19 градустан артмаячак, яшен булырга мөмкин

Бүген, 20 сентябрьдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, һава температурасы кими. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак.

Кайбер районнарда (көндез Казанда көтелми) яшен булуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Кайбер урыннарда 15 метрга кадәр көчәергә (Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 13 метр) мөмкин.

Төбәк территориясендә салкынча төннән соң (+7..+12 градус), көндез +14..+19 градуска кадәр (Казанда +17..+19) җылыта.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда салкынайта, киләсе атнада -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх