
Бүген Мамадыш муниципаль районының Кече Сон авылында I Бөтенроссия «Яруллиннар фестивале» узды. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Мамадыш муниципаль районы һәм аның җитәкчесе Вадим Никитин, «Терәк-Опора» иҗтимагый-хәйрия фонды һәм аның рәисе, проект җитәкчесе Мансур Һашимов гамәлгә ашырды һәм чарада катнаштылар. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итә.

Фото: © Рафис Миңнәхмәтов тәкъдим итте
Фестиваль кысаларында «Композитор Яруллиннар» китабы тәкъдим ителде, түгәрәк өстәл үтте. Фәнни-гамәли утырышта академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, филология докторы Фоат Галимуллин, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин, сәнгать белеме кандидаты, «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Композитор Яруллиннар» китабын төзүче Айгөл Софийская, Музыка һәм преображение» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм фондының, «Мәскәү-Татарстан» мәдәни проектының сәнгать җитәкчесе Тимур Гафитуллин, әдәбият белгече, рәссам-хаттат, график, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һ.б. катнашты.

Фото: © Рафис Миңнәхмәтов тәкъдим итте
Фестиваль кунаклары Заһидулла Яруллин каберен зиярәт итеп, каберенә чәчәкләр салды, дога багышлады, Яруллиннар исемендәге скверга барды. Аннары композитор Яруллиннар әсәрләренә нигезләнеп, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр, шулай ук халык артистлары Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәйморзина, Эльмира Гыйльфанова һ.б. катнашында концерт чарасы оештырылды. Бәйрәм чарасын Кәрим Тинчурин артистлары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илфак Хафизов белән Эльвина Кәримова алып барды.
- Музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, күп җырлар авторы Заһидулла Яруллин 1888 елның 10 октябрендә Кече Сон авылында туган. Казанга килгәч, Габдулла Кариев, Габдулла Тукай белән аралаша. Салих Сәйдәшевнең укытучысы була. Ул – атаклы «Тукай маршы»ның авторы. Заһидулла Яруллин – беренче татар кыллы музыка оркестрын оештырган кеше. Аның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә сәнгатебезнең йөзек кашы булып санала. Ул 1964 елда туган авылында вафат була һәм шунда җирләнә. Аның ике улы да – Фәрит Яруллин һәм Мирсәет Яруллин – данлыклы татар композиторлары. Данлыклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның 17 октябрендә Вена шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак була.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии