На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...
  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...

Хаҗилар мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт әйтте

Хаҗ гамәлләре ахырына якынлаша һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән хаҗилар өйләренә кайта башлады. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов әлеге изге гамәлне үтәгән кешеләргә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм хаҗның уңышлы тәмамлануы белән котлады.

Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, быел, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мөфти шәех Равил Гайнетдинның хәер-фатихасы һәм сенатор, меценат Сөләйман Кәримовның ярдәме белән «Хаҗ Кәрим» федераль хәйрия программасы буенча 5 мең кеше хаҗ кылган.

Үз чиратында, хаҗилар мөфти шәех Равил Гайнетдинга һәм хәйрияче Сөләйман Кәримовка изге урыннар - Мәккә һәм Мәдинәгә бару мөмкинлеген тудырган өчен рәхмәт белдерде. Алар шулай ук сәфәрнең һәр этапта югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, аларга медицина ярдәме күрсәткән Россия табиблары төркеменә рәхмәт әйтте. Хаҗилар хаҗ вакытында үзләре һәм якыннарына гына түгел, аларга бу мөмкинлекне тудырган кешеләргә, шулай ук ватандашларыбызга иминлек, Россиянең махсус хәрби операциядә тизрәк җиңүен теләп дога кылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх