Татарстан башкаласында уза торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумына бәйле рәвештә, Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөселман илләре лидерлары белән очрашулары турында искәртте.
Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында шул турыда видеоролик чыгарган.
«Рөстәм Миңнеханов һәм ислам дөньясы. Бу ничек күренә. Татарстан «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 16 нчы Халыкара икътисад форумын уздыра», – дип язган.Роликта Татарстан Рәисенең төрле ислам илләре җитәкчеләре – постсовет республикалары президентлары, Согуд Гарәбстаны короле белән очрашуы күрсәтелә.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.
Видео: t.me/galimovatatarstan
Свежие комментарии