Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев режиссер Дмитрий Хонинның «100 000 ударов» дип аталган фильмында төп рольне уйнарга мөмкин. Җәмәгатьче һәм күп балалы әти үзе әлеге проект ярдәмендә балачак хыялы — актер булу теләге тормышка ашачагын билгеләп үткән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.
Шушы көннәрдә Рөстәм командасы белән Мәскәүгә барган һәм Россия Мәдәният министрлыгында үзенең Гималайга менүе турындагы проектны яклаган.
«65 проектның бары тик унысын гына сайлап алачаклар. Нәтиҗә уңай булса, минем яңа юлым башланачак. Әйе, мин төп рольне уйнаячакмын. Якынча мәгълүматлар нигезендә, Иван Янковский минем кулдашым булачак», — дип уртаклашты Нәбиев социаль челтәрләрдә.
Якынча мәгълүматларга караганда, Беренче канал документаль фильмга финанс ярдәм күрсәтергә әзер.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии