На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Цивилев «Энергопром»да: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге форумнарны уздыру өчен туры килә

Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Сергей Цивилев «Энергопром»ны һәм форумнар уздыру урыны буларак Казанны югары бәяләде. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә журналистларга әйтте.

«Энергетика форумы Казанда күптән оешты. Ул инде халыкара дәрәҗәдәге форумга әйләнде. Бүген без бирегә ничә ил килгәнен күрәбез.

Казанда теләсә нинди дәрәҗәдәге форумнарны уздыру өчен менә дигән мәйданчык булдырылган», – диде министр.

«Казанда электр энергетикасы өлкәсендә эшләүче заводлар бик күп. Монда форумга килгән җирдән предприятиеләргә дә кереп чыгарга, аларның эше белән, технологияләр белән танышырга була. Бу уникаль мөмкинлек», - дип мактады ТР башкаласын Цивилев.

Форумда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге Электр энергетикасы советының утырышы булды. Берлектәге илләрнең министрлары шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм бөтен команданың кунакчыллык дәрәҗәсен бәяләде.

«Бу мәйданчыкны Берләшкән Дәүләтләр Берлегендәге илләр бик ошатып кабул итте, аларга барысы да бик ошады. Алар Рөстәм Нургалиевичка һәм аның командасына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. «Без самолеттан төштек кенә, безне шундук кулларына күтәреп бөтен күргәзмә аша йөртеп чыктылар», - диде алар. Бу бик яхшы мәйданчык, биредә теләсә нинди форумны уздырырга мөмкинлек бар. Шул ук вакытта Казанда әлеге форумнарны оештыра һәм үткәрә алырлык әзерлекле команда да бар», - дип йомгаклады Цивилев.

Ссылка на первоисточник
наверх