На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Татар-информ» Татарстандагы динара тынычлыкны ныгыта

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»ны ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән 35 еллык юбилее белән котлады. Котлавында ул агентлыкның эшчәнлеге Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге тормышын яктыртуда һәм ислам диненең хак кыйммәтләрен пропагандалауда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

«Редакция ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР митрополиясе эшчәнлегенә бертигез кызыксыну күрсәтә һәм бертөрле мөнәсәбәт белдерә. Бу аның республикадагы ике төп дингә карата бертигез дәрәҗәдә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын гына түгел, ә Татарстанда динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга тырышуын да раслый», – дип билгеләде Камил хәзрәт.

Ул ассызыклаганча, агентлык Ислам темасын яктыртканда тискәре стереотиплардан һәм штамплардан читтә тора.

«Редакциянең ислам турында шундый яхшы мәкаләләр һәм хәбәрләр әзерләүдә катнашкан һәр хезмәткәре ике дөньяда да Аллаһ Тәгаләнең савапларына лаек булсын, ИншәАллаһ. Бу хакта Пәйгамбәребезнең хәдисендә дә әйтелә: «Кем дә кем башкаларны дөрес юлга өндәсә, ул савап алыр. Ул алачак савап аңа ияргән кешеләрнеке кадәр үк булыр. Һәм бу аларга биреләчәк савапны һич тә киметмәс. Ә кем дә кем башкаларны ялгыш юлга өндәсә, ул гөнаһ алыр. Ул алачак гөнаһ аңа ияргән кешеләрнеке кадәр үк булыр. Һәм бу аларның гөнаһларын һич тә киметмәс» (Сәхих Мөслим, 2674)», – дип өстәде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Моннан тыш, мөфти «Татар-информ»ның барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек, уңышлар һәм озак еллар дәвамында һөнәри эшчәнлекләрен дәвам итүләрен теләде. Ул шулай ук агентлык хезмәткәрләре киләчәктә дә эшләрендә яңа уңышларга ирешүгә өмет белдерде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх