На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Татар-информ»да «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе турында сөйләшәчәкләр

20 февральдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәт нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХXIV «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бөтенроссия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесен башлап йөрүчеләрнең берсе Сиринә Шаһимәрданова, Казан Ислам универститетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар үзәге һәм «Татар хафизы» проекты җитәкчесе Габдрәшит Фәизов.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх