Бүген социаль челтәрләрдә егетләр төркеме сугышкан видеоязма таралды. Кулланучылар билгеләп үткәнчә, ир-егетләр арасындагы низаг «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә килеп чыккан.
«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре сугышуда катнашучыларны ачыклый.
Әлеге факт буенча тикшерү башланды.«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип билгеләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии