ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Совет солдатларының Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән тәбрик итте. Искәртеп узабыз, Советлар Союзы бу бәрелештә 1943 елның 23 августында җиңү яулый. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бөек Ватан сугышында Курск сугышы аерым урын били.
Ул 50 көн һәм төн дәвам итеп, Харьковны азат итү белән тәмамлана. Аяусызлыгы һәм киеренкелеге ягыннан аны башка бернинди сугыш белән дә чагыштырып булмый», - дип искәртте Песошин.23 август, совет халкының җиңүгә бару юлында, Курск янында сынмаган-сыгылмаган һәм җиңүгә ирешкән һәркемне искә алу көненә әверелде. Курск сугышы Бөек Ватан сугышында борылыш чорына әйләнә, ә совет солдатларының каһарманлыгы бөтен дөньяны аларның батырлыгы алдында баш ияргә мәҗбүр итә, дип искәртте Песошин.
«Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, рус солдаты бүген дә туган илне саклый. Хәзерге вакытта нацистлар илебез территориясенә бәреп керде. Курск өлкәсендә инде ике атнадан артык хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Бүген алар җитди төс алып, чын мәгънәсендә бүгенге Курск дугасына – махсус хәрби операциянең алга таба барышын һәм нәтиҗәсен билгеләячәк хәлиткеч бәрелешкә әйләнергә мөмкин», - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Песошин билгеләп үткәнчә, без туган илебез белән горурланырга, сугышчыларыбызның батырлыгын, ныклыгын һәм кыюлыгын онытмаска, дәүләтнең тарихын белергә һәм чын мәгънәсендә ватанпәрвәр булырга тиеш.
«Кадерле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, бәхет, иминлек телибез һәм бу җиңүгә борылмалы юллар аша килүчеләрнең истәлеген саклау өчен зур тырышлык куярга вәгъдә итәбез!
Һәлак булганнарның урыны оҗмахта булсын. Сугышта якыннарын югалткан ватандашларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иябез!» - диде Песошин, сүзен тәмамлап.
Свежие комментарии