На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Түбән Кама халкы шәһәрнең беренче төзүчесен котлады

Түбән Каманың беренче төзүчесе Иван Коршинның юбилеенда аның йорты каршына чана-трактор поездын китерделәр. «Шәһәрне беренче төзүчеләр», 60 ел элек кебек үк, күзләрендә ышаныч, сөйләмнәрендә шатлык һәм кулларында транспорантлар тотып кузовтан төште. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Инициатив төркем Иван Васильевич өчен беренче төзүчеләр турында җыр башкарды.Соңыннан Иван Васильевичны гаиләсе белән Түбән Каманың Е.Н.Королев исемендәге политехника көллиятенә чакырдылар. Булачак төзүчеләрне әзерли торган уку йортында Иван Коршинның юбилеена багышланган «Листая жизни светлые страницы» дигән чара узды.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

Очрашуга Түбән Кама районының төрле тармаклары ветераннарын һәм шәһәрнең мактаулы гражданнарын чакырган иде. Истәлекле вакыйгаларны юбилярның яраткан җырларын башкаручы вокаль ансамбльләр чыгышлары тулыландырды.

Е.Н. Королев исемендәге политехника көллият директоры, шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова белдергәнчә, Иван Васильевич һәм башка беренче төзүчеләр чын батырлык эшләгәннәр - буш кырда үз куллары белән шәһәр төзегәннәр. Аның котлавына мәгариф учреждениесе студентлары да кушылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх