Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына ике атнадан аз гына күбрәк вакыт калып килә. Татарстанда әлеге мөһим датаны бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, республика ветераннарына һәрьяклап ярдәм һәм игътибар күрсәтелә.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Юбилей чаралары кысаларында 8 227 ветеранга Җиңү бәйрәме уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Шулай ук 149 фронтовикка үзләре яшәгән шәһәр яисә районның «Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Матди ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар юнәлтелде. Ветераннарга, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга, инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер мәртәбә түләүләр бирелде. Моннан тыш, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына һәм муниципалитетларга ветераннарга, тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшыру өчен 8 796 азык-төлек җыелмасы китерелде.
Татарстан Рәисе шәһәр һәм район башлыкларына ветераннарга медальләр, открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшыруны 5 майга кадәр оештырырга кушты. Ул ассызыклаганча, бу тантаналы рәвештә һәм ветераннар өчен барлык уңайлыклар белән эшләнергә тиеш.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җиңү көненә һәйкәлләрне һәм обелискларны әзерләп бетерергә, урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә, бәйрәмгә багышланган барлык чараларда да иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.
«Безнең уртак бурычыбыз – Бөек Җиңүнең юбилеен югары дәрәҗәдө оештыру һәм уздыру», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышына аларның һәркайсы зур өлеш керткән.
Свежие комментарии