На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

«Гаилә» мәчетендә балалар өчен ифтар узды

«Гаилә» мәчетендә актив татар әниләренең «Биби» берлеге инициативасы белән балалар өчен Рамазан бәйрәме һәм ифтар оештырылды. Чарага 200ләп бала һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Бәйрәмдә яшь мөселманнар өчен викториналар, төрле уеннар үткәрделәр. Балалар ислам дине, Корьән, иман калимәләре турында сорауларга җавап бирделәр.

Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Сәйдә абыстай Аппакова мөрәҗәгать итте. «Сез шундый матур республикада, тыныч илдә, ата-аналарыгыз янында яшәүегез белән бәхетле. Рәхмәтле була белсәк иде, тирә-юньгә, якыннарыбызга рәхмәт белән карыйк. Иман һәм тәрбия – бәхет нигезе, иманлы балалар булып үсегез, мәчетне беркайчан да ташламагыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, балаларны тәртипле, тәрбияле булырга өндәде һәм киләчәктә дә әлеге ифтар дәвамлы булсын дигән теләген җиткерде.

«Балалар яшьтән дингә тартылырга тиеш. Әгәр алар кечкенәдән ата-аналары, дус-туганнары белән әлеге мохитне күреп, үзләре шунда катнашып үсәләр икән, безнең киләчәгебез дә матур булыр. Балалар белән дин турында сөйләшергә, аларга барысын да аңлатырга кирәк, күбрәк ата-аналар моны аңласын иде, кечкенә чакта бу аеруча мөһим», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Мәҗлес ахырында Рөстәм хәзрәт вәгазь сөйләп, Коръән укыды һәм мәҗлесне тантаналы рәвештә йомгаклады, ифтар бердәм дога кылу белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага дини китаплар, ябыштыргычлар, буягычлар, татлы ризыклардан торган күчтәнәчләр тапшырылды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

 

Ссылка на первоисточник
наверх