На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Рәис Республика көне алдыннан махсус операция хәрбиләрен бүләкләү видеоязмасын урнаштырды

430 мотоукчылар полкы һәм 621 артиллерия дивизионы хәрбиләренә Татарстан Республикасы көне алдыннан республика дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан видеоны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында урнаштырды.

«Аларның һәрберсе – батырлык һәм кыюлык үрнәге! Җиңү белән көтәбез!

» - дип язган республика җитәкчесе.

Миңнеханов шулай ук егетләргә хезмәт вакытында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Егетләребезгә хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт. Горурланабыз!» - дип язган ул.

Ссылка на первоисточник
наверх